Математика – барлык фәннәр патшасы

2012 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Математикабарлык фәннәр патшасыдип юкка гына әйтмәгәннәр. Чөнки, югары технологияләр чорында математика – барлык эшчәнлекнең  нигезен тәшкил итә. Укучыларда төгәл фәннәргә карата кызыксыну уяту, аларны әлеге аксиомалар, теоремалар дөньясына тарту юнәлешендә Әлмәт политехника техникумы  киң кырлы эшчәнлек алып бара. Шундый проектларның берсе 9 нчы сыйныф укучылары арасында математика буенча олимпиада үткәрү. Беренче тапкыр  әлеге олимпиада  2008 елда  техникум  директоры, үз  чорында шушы уку йортын тәмамлаган  шәхесләрнең берсе Илдар Баһманов инициативасы белән оештырыла. 2010 елдан башлап математика  яратучылар бәйгесенә техникум белән 40 елга якын җитәкчелек иткән Ләбиб Исмәгыйлович Ибраһимов  исеме бирелә.

 

Узган атнада Политехника  техникумында 2012  елгы математика олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Чараны башлап техникум  директоры математика  олимпиадасының җиңүчеләрен, укытучыларны сәламләде. Илдар  Баһманов билгеләп узганча,  җитәкчеләрнең  күбесе әлеге уку йортын тәмамлаган һәм алар яшьләр арасында төгәл саннарны пропагандалау  фикерен, шулай ук, хуплап каршы ала, актив укучыларны бүләкләүгә үзләреннән өлеш кертә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,  беренче елда Әлмәт муниципаль районы  кысаларында  башланып  киткән бәйге хәзер инде региональ югарылыкка җитте. Быелгы көч сынашуларда көньяк–көнчыгышның 40тан артык  мәктәбеннән 107 укучы катнашкан.

 

Республикадагы иң эре транспорт предприятиеләренең берсе “Татспецтранспорт” идарә итүче компаниясе директоры Ирек Мөхәммәтшин үз чорында төзелеш техникумын тәмамлаган чыгарылыш студентларының  берсе.

 

– Инде ничә еллар Политехника техникумы иң абруйлы урта  һөнәри белем бирүче уку йорты булып санала. 40 елдан артык гомерен шушы техникумга багышлаган Ләбиб Исмәгыйлович истәлегенә олимпиада оештырылуны бик хуплап каршы алам, кирәкле гамәл,– дип башлады ул үзенең чыгышын. – Сезнең, кадерле укучылар, вакытыгызны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрүегезне телим. Математика белән дус булсагыз, югалмассыз. Белем беркайчан да артык булмый, гомер буе укырга кирәк. Мин инде ничә еллар җитәкче булып эшлим, һаман белем эстәүдә, техник фәннәр кандидаты,– дип уй–фикерләре  белән уртаклашты.

 

Аннары кунаклар 107 укучы арасыннан иң югары балл җыюга ирешкән 11 укучыга  Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Олимпиаданың призерлары булып  Әлмәтнең  2 нче лицеенда белем алучы Булат Ибраһимов, 23 нче мәктәптән  Данил Василенко, Түбән Мактаманың 1 нче урта мәктәбеннән Тимур Иксанов һәм 9 нчы мәктәптән Айнур Сабирҗанов  танылды.

 

Яңадан шунысы игътибарга лаек, төгәл фәннәргә карата кызыксыну уятудан тыш, олимпиада уку йортының абруен күтәрү, бүген–иртәгә студент булачак яшьләрне техникум белән таныштыруга да хезмәт итә. Олимпиада җиңүчеләре 9 нчы сыйныфтан соң  имтихансыз һәм тоткарлыксыз техникумга укырга керә алалар. Моңа кадәр уздырылган ярышларның дистәләгән җиңүчеләре бүген техникумның горурлыгы булган алдынгы студентлар.

 

Техникумның диплом проектлары залында узган тантана математика буенча өченче ачык олимпиаданың  җиңүчесе, Ләбиб Исмәгыйловичның оныгы Булат Ибраһимов чыгышы белән тәмамланды. Булат бабасы белән чын күңелдән горурлануын,  төгәл фәннәргә булган кызыксынуын алга таба да дәвам итәчәген әйтте, ярышларны оештыручыларга гаилә әгъзалары һәм башка укучылар исеменнән олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

Ф. САБАЛЫ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International