XV "Бәллүр каләм" 15 яшьлек "Яшьләр заманы"нда

2012 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

Апрель аенда беренче басмасы нәшер ителүенә 15 яшь тулган истәлекле вакыйгаларга редакциябез өчен тагын да күңеллерәк, тагын да мөһимрәк тантаналар өстәлде. 19 май - Татарстан Республикасы матбугаты көнендә, "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Бәллүр каләм - Хрустальное перо" XV журналистлык конкурсы йомгаклары игълан ителде. Матбугат көнендә уздырыла торган традицион массакүләм мәгълүмат чаралары медиафорумы кысаларында  "Шәһәр массакүләм мәгълүмат чарасы" номинациясендә без - "Яшьләр заманы" һәм "Молодежный меридиан"  газетасы җиңүче булдык. "Бәллүр каләм" конкурсының 1998 елда гамәлгә куелып, хәзергә кадәр әлеге иҗади бәйгедә 2 меңләп кеше катнашуын, аның XVсендә исә 175 кеше беренчелеккә дәгъва кылуын исәпкә алсак, бу номинациядә җиңү барыбызның да уртак тырышлыгы. Ура! Ура! Ура!

Барыбызның да дип басым ясап әйтәбез, чөнки муниципалитет тарафыннан финансланучы газета буларак, безнең яшәешебез район тормышы белән тыгыз үрелгән, һәрдаим җитәкчеләребезнең кайгыртучан карашын тоеп яшибез.

 

Әлмәттәге хезмәттәшләребездән "Бәллүр каләм"гә"Корпоратив массакүләм мәгълүмат чарасы" номинациясендә "Время "Татнефти" ведомство телестудиясе дә лаек булды.

 

Бәйрәмнәр дулкыны 21 май көнне Әлмәтнең  Яшьләр үзәгендә дәвам итте. Шәһәр һәм районыбызның киң кырлы информацион кырында тәшкил итү 30га якын массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, ветераннар, Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты, ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге тарафыннан оештырылган чарага җыелдык. Татарстан матбугаты көненә багышланган тантаналы чара Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салиховның тәбрикләве белән башланып китте. Мәҗит Хаҗипович ассызыклап узганча, журналистларның төп бурычы  хөкүмәт белән халык арасында арадашчы булу, иҗтимагый фикер тудыру, яңалыкларны, вакыйгаларны объектив яктырту, халыкны борчыган проблемаларны хәл итәргә булышлык күрсәтү. Вакыйга турында телевидениедән күрсәтелмәсә, газеталарда язылмаса - ул  булмады дигән сүз. Өч дистәгә якын булсалар да, Әлмәт массакүләм мәгълүмат чараларының үз урыны, укучысы, тамашачысы, тыңлаучысы бар. Район башлыгы аларның һәммәсенә киләчәктә дә халык тарафыннан көтеп алынган мәгълүмат чыганагы булып калуларын, журналистларга кызыклы язмалар, сюжетлар, иҗади уңышлар теләде. Аннары "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының, ТР Журналистлар берлегенең, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Концерт номерлары белән үрелеп барган  тантанада, шулай ук, ТР Дәүләт Советы депутаты Г.Еремеева, Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге, ЮХИДИ, хәрби комиссариат вәкилләре  иҗат коллективларын, журналистларны тәбрикләп үзләренең котлауларны җиткерделәр. "ЯЗ" һәм "ММ" газеталары архивындагы бүләкләр дә тагын 4кә күбәйде.

 

Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты,  ТР Журналистлар берлегенең Әлмәт бүлеге ярдәмендә "Знамя труда" газетасы тарафыннан оештырылган "Иң популяр журналист" бәйгесе  бәйрәмнең кульминацион ноктасы булды. Ай ярым дәвам иткән интернет-бәйге үзенең популярлыгы белән күпләрне узып киткән. Төрле  газета, журнал, телевидениедә эшләүче 17 журналист өчен 20 меңнән артык тавыш бирелгән.  Соңгы нәтиҗәләр буенча  "Иң популяр  журналист"лар дип  "Татнефть" ААҖ нең " Хәзинә" газетасы журналисты  Наилә Ганиева, "Луч" телекомпаниясе журналисты Светлана Антонова табылды. Шушы ук телевидениедән Андрей  Максимов  өченче призер булды. Җиңүчеләр генә түгел,  барлык катнашучылар да  диплом  һәм  бүләкләр белән билгеләп үтелде.

 

Ф.Хәсәнова

Яшьләр заманы  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International