Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Перинаталь үзәккә сәяхәт
2012 елның 23 мае, чәршәмбе
23 май көнне массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре перинаталь үзәге булган балалар шәһәр шифаханәсендә булды. Максат туачак балаларга ана карынында чагында ук күрсәтелүче хезмәтләр, булачак әниләр белән алып барылган эшчәнлек, заманча җиһазларның үзенчәлекләре белән танышудан гыйбарәт иде.
Якынлашып килүче Балаларны яклау көне алдыннан әлеге чара бигрәк тә зур әһәмияткә ия дип саныйм. Сәламәт балалар – сәламәт киләчәк дигән сүз. Биредә эшләүче табиблар, белгечләр әнә шуны күз уңында тотып эшли дә: әниләргә “дүрт саны да төгәл” булган сабыйлар тудыруга ярдәм итү өчен әлеге сәламәтлек саклау учреждениесендә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Үз эшләренең осталары булган, югары квалификацияле медицина хезмәткәрләренә ышанып бала гомерен тапшырырга була.
Балалар шифаханәсенең баш табибы Л.Исмәгыйлева билгеләгәнчә, хатын-кыз йөкле чорда организмында нинди дә булса начар якка үзгәреш тойса, паникага бирелә, кая мөрәҗәгать итү юлларын эзли башлый. Бәхеткә, хәзер борчылырлык урын юк дип әйтергә кирәк. 2011 елда булдырылган әлеге учреждениедә йөклелекнең 12 атналыгында ук табиблар баланың һәм ананың сәламәтлеген билгели һәм вакытында кирәкле чаралар күрә ала. Бу көнне без төрле этапларда эшчәнлекне комплекслы күзәтә алдык. Барысы хакында да безгә хатын-кызлар консультациясе мөдире Г.Гыйрфанова тулы мәгълүмат җиткерде. Сәяхәтне без пренаталь диагностика үзәгеннән башладык. Ул быелның гыйнвар-февраль айларында ачылган һәм әлеге чорда 1500 гә якын йөкле хатын-кыз тикшерелгән. Үзәк мөдире П.Арсуева сүзләренә караганда, бүгенге көнгә карындагы баланың 13 катлаулы патологиясе ачыкланып, медицина күрсәткечләре буенча 10 йөклелек туктатылган. Моннан тыш, Даун, Эдвардс синдромы, хромосома авыруы һәм башка сәбәпләр белән 40 ка якын йөклелек өзелгән.
Әлеге үзәк Әлмәттән кала 5 районга хезмәт күрсәтә, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Азнакай районнарында яшәүче хатын-кызлар да бирегә килеп тикшерелә ала. План буенча пренаталь үзәктә елына 5 меңгә якын хатын-кызга хезмәт күрсәтелергә тиеш. Яңа заманча җиһазлар ана карынындагы баланың 3D рәсемен дә ясарга мөмкинлек бирә. Без моны үзебез дә күреп инандык.
Чираттагы этапта – хезмәткә яраксызлык турында язулар бирә торган бүлмәдә безгә бала туу сертификатлары теркәлүен һәм биредә үк хатын-кызларны поливитаминнар белән тәэмин итүләрен хәбәр иттеләр. Кан алу, анализларны билгеләү лабораторияләре иң мөһим этаплардан санала. Табиб-лаборант Г.Нургалиева журналистларны кан төркемен билгеләү аппаратлары, биохимия, гематология лабораторияләре, микроскопирование бүлмәсе белән таныштырды.
Гаиләне планлаштыру үзәген Л.Гуматова җитәкли. “Татнефть” ААҖ ярдәме белән 2008 елның октябреннән булдырылган заманча шартларда тикшерүләр үткәреп, балага узмаудан дәваланган 234 хатын-кызның бала тудыруына ирешелгән. Бүген 145 гаилә пары учетта тора. Биредә хатын-кызларга да, ир-егетләргә дә ярдәм күрсәтелә, дәвалау курслары үткәрелә. Моннан тыш, әниләр мәктәбендә булачак аналарга психологлар, педиаторлар лекцияләр укый. Яшүсмерләр өчен гаиләне планлаштыру мәктәбе эшләвенә дә игътибарны юнәлтәсе килә. Анда 6 сыйныфта укучы кызларга лекцияләр укыла, хатын-кыз организмы турында тулы мәгълүмат җиткерелә. Шулай ук кызларга тумыштан булган патологияләрне ачыклау өчен УЗИ тикшерүләр үткәрелә.
Табиб-генетик Ф.Ситдикова медицина-генетик консультациясендә генетик паспортлар әзерләү һәм балага узмаудан дәвалау алымнары хакында сөйләде. Шулай ук бу көнне гинекология, реанимация, түләүле хезмәтләр һәм консультацияләр бүлекчәләре, хезмәтләрнең өстенлекле яклары белән дә якыннан таныштык.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз