Вожатыйлар әзер!

2012 елның 23 мае, чәршәмбе

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлык тарафыннан оештырылган республика вожатыйлар мәктәбендә белем алган 150 студентка күптән түгел ТИСБИ филиалында балалар лагерьларында эшләргә хокук бирүче дәүләт таныклыклары тапшырылды.

 

Әлеге мәктәптә 4 ай дәвамында 6 төркем студент укулар узды. Татарстанда быел 1400 вожатый әзерләнде. Шунысы мөһим,  хәзер сәламәтләндерү лагерьларында махсус документка ия булган вожатыйлар гына эшли алачак.

 

Г.Гыйззәтуллина.

«Әлмәт таңнары»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International