Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Сыер савучылар Сабан туе
2012 елның 22 мае, сишәмбе
Әлмәт муниципаль районында сыер савучылар, көтү яңарту буенча технологлар арасында һәр елны бәйге уздырыла. Республика районнарында мондый чаралар үткәрү онытылып барса да, әлмәтлеләр аны истә калырлык, терлекчелек хезмәтчәннәренең Сабан туе итеп оештыра. Бәлки шуңадыр да әлеге бәйгене хуҗалыкларда көтеп алалар. Быел 43 нче тапкыр үткәрелүче бәйге “Ярыш” җәмгыяте җәйләвендә булды.
Көч сынашырга район хуҗалыкларыннан быел 24 сыер савучы, 9 технолог килгән иде. Арада тәҗрибәле терлекчеләр белән беррәттән мәктәп укучылары да, яшьләр дә бар. Аларның һәммәсен Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов сәламләде. Ул үзенең чыгышында районда булган традицияләрнең киләчәктә дә дәвам ителәчәген искәртте. “Авыл хуҗалыгына игътибар юк дигән зарланулар белән тулысынча килешәсе килми. Әйе, проблемалар бар, без аларны әкренләп чишәргә тырышабыз. Мин “Татнефть” ААҖ генераль директоры Ш.Ф.Тәхаветдиновка мөрәҗәгать иткән идем. Ул үтенечне кабул итте һәм терлек азыгы һәм бөртек җыючы техника, запас частьлар алуга 10 миллион, элиталы орлыклар сатып алуга 1,5 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирде”, – диде район башлыгы. Сүз уңаенда, язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануы, бүген инде соңгы культураларны чәчүнең дә тәмамланып килүе искәртелде һәм хуҗалык җитәкчеләренә сынатмаганнары өчен рәхмәт белдерелде.
Узган елгы бәйге җиңүчеләре Р.М.Спиридонова һәм Л.Б.Сәхәбиева бәйге әләмен күтәргәннән соң ярышларга старт бирелде. Сыер савучылар савым аппаратын вакытка сүтеп-җыйдылар, аннан сөтлебикәләр янына ашыктылар. Шунда ук алар сауган сөтнең сыйфаты, чисталыгы тикшерелде. Көтү яңарту буенча технологлар да көч сынашу өчен билгеләнгән урынга юнәлде.
Бәйге комиссиясе эшләргә бәя биргән, җиңүчеләрне ачыклаган арада районның үзешчән сәнгать осталары концерт номерларын тәкъдим итте. Районыбызның алдынгы терлекчеләре оештырылган милли уеннарда да актив катнашты. Кемдер аркан тартышты, икенчеләре сулы чиләк белән, капчык киеп йөгерле, күзен бәйләгән килеп приз кисте.
Җиңүчеләргә бүләк тапшырырга район башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов та килде. Ул һәркемне бәйрәмгә әйләнгән бәйге белән котлады, бу чараның үзенә күрә агросәнәгатькә яшьләрне җәлеп итүдә дә әһәмияткә ия булуын, терлекчелек хезмәтеннән башка тормышны күз алдына китереп булмавын ассызыклады.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйпов бүген авыл хуҗалыгында 1860 кешенең хезмәт куюын җиткерде. Аларның 508 е терлекчелек тармагында эшли. Районда сыер савучылар 119, бозау караучы 11 кеше исәпләнә. Аларның барысы да үз эшләренең осталары. Извиль Әнәсович авыл хуҗалыгын кадрлар белән тәэмин итү буенча районда максатчан эш алып барылуын да бәян итте. Район җитәкчелеге ярдәме белән икенче ел инде гаиләләр һәм укучылар белән очрашулар оештырыла. Быел 16 укучы авыл хуҗалыгы юлламасы белән төрле уку йортларына укырга кергән. АГИМСта да агымдагы елда авыл хуҗалыгы юнәлешендәге курс ачу планлаштырыла. Инде укырга теләк белдерүчеләр саны 29 кешегә җиткән. Чыгышта шулай ук мондый бәйгеләр үткәрергә мөмкинлек тапканнары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре ирештерелде.
Җиңүчеләр игълан ителгәнче башта 2011 ел нәтиҗәләре буенча алдынгы дип табылган терлекчеләргә район советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ниһаять, бәйге нәтиҗәләренә дә чират җитте. Районның иң оста савымчысы булып бу юлы Ләйсән Сәйфетдинова танылды( «Ярыш» хуҗалыгы). Яшь белгечләр арасында җиңүче - Роза Бадретдинова («Кичучат» хуҗалыгы), укучылар арасында – Азат Мустафин («Чулпан» хуҗалыгы). Көтү яңарту буенча технологлар арасында иң остасы булып Виктор Токарев (“Токарликов исемендәге ААҖ») танылды.
Ирина Апачаева, “Әлмәт таңнары”
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз