Әлмәт шәһәрендә Сабантуй бәйрәме 12 июньдә узачак. 10-11 июньдә бәйрәм авылларда оештырылачак. Быел каладагы Сабантуй чараларына күп кенә үзгәрешләр кертелә.
Артистлар чыгышы өчен ипподром янында зур сәхнә әзерләнә, мәйданның үзәгендә спорт һәм халык уеннары үткәреләчәк. Кече мәйдан территориясе тулаем балаларга күңел ачу чаралары оештыру өчен бирелә, биредә уен мәйданчыклары, кабартылган комплекслар урнаштырылачак, нәниләр өчен тәм-том, уен кирәк-яраклары сату да биредә булачак.
Сабантуйны ачу тантанасы 10.00 сәгатьтә билгеләнгән, 11.00 сәгатьтә ат чабышлары, 12.30 сәгатьтә бәйрәм концерты башланачак.