Никахлашу тантанасын татар телендә иң яхшы алып баручы – Әлмәтнеке

2012 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС идарәсенең 1 нче категорияле белгече Рәмзия Едиханова "Гражданлык актларын теркәү тантанасын иң яхшы алып баручы" республика һөнәри осталык бәйгесендә  "Никахлашу тантанасын татар телендә иң яхшы алып баручы" номинациясендә 2 нче урынны яулады.

 

Бәйгедә 47 муниципаль берәмлектән 50 дән артык ЗАГС органы хезмәткәрләре катнашты.

 

Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International