Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Интеллектуаллар бәйрәме
2012 елның 16 мае, чәршәмбе
Башкарган хезмәтеңнең, эшеңнең нәтиҗәсе үзеңә һәм җәмгыятькә файда китерүдән тыш тиешенчә бәяләнсә генә, тулы канәгатьләнү хисе буладыр. 15 май көнне Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә узган фән олимпиадаларында җиңүчеләр слеты әлеге фикерләребезне тагы бер кат раслады.
Традицион рәвештә һәр уку елы азагында уздырылган бу чара быел да бик үзенчәлекле булды. Әлмәт муниципаль районы мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр яңадан-яңа уңышлары белән нефть башкаласының абруен күтәрә. Узган уку елларында бөтенроссия олимпиадаларының региональ турлары, республика ярышларында яуланган җиңүләр саны 40, бу узган елгыдан 15кә артык дигән сүз. Гомуми күрсәткечләр буенча район "алтын унлык"та.
Район һәм шәһәребезнең “алтын акылларын” тәбрикләргә Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов килгән иде. Ул фән олимпиадаларының талантлы балаларны ачыкларга, мәктәп укучыларының мөмкинлекләрен сынарга, төрле яктан үсәргә яңа мөмкинлекләр ачуын ассызыклап узды, интеллектуаль хезмәтегезнең нәтиҗәләре киләчәк тормышыгызның уңышлы башлангычы булсын дигән теләкләрен җиткерде. Укучылары муниципаль, республика, бөтенроссия олимпиадаларының региональ турларында катнашып призлы урыннарга лаек булган укытучыларга сертификатлар тапшырды.
Татарстан республикасының атказанган укытучысы, "Татнефть" ААҖ каршысында эшләп килүче "Сәләтле бала" фонды комиссиясе рәисе Л.А.Садчикова сүзләренә караганда, "Сәләтле бала" хәйрия фонды 9 ел инде акыллы, сәләтле балаларны үстерүгә, кызыксындыруга хезмәт итә. “Мин сезнең алга таба да хезмәт, иҗат итүегезне телим. Үз казаныгызда гына кайнамагыз, алган белемнәрегезне, тәҗрибәгезне башкаларга, җәмгыятькә файда китерерлек итеп уртаклашыгыз”,– диде ул. Бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган "алтын яшьләребез"гә фондның махсус премияләрен тапшырды.
Укытучылар исеменнән чыгыш ясаган 2 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы М.Б.Зеленина төрле югарылыктагы ярышларда катнашырга, профессиональ яктан үсәргә мөмкинлек булдырганнары, һәрьяклап ярдәм күрсәткәннәре өчен район, "Татнефть" ААҖ җитәкчелегенә, Мәгариф идарәсенә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Рус, немец телләре, биология фәне буенча бөтенроссия, региональ этапларның җиңүчесе, 16 нчы мәктәп укучысы Әлфия Зәбирова чын мәгънәсендә, районыбыз горурлыгы. Үзенә сүз бирелгәч тә укытучыларга, әти-әниләргә олы рәхмәт сүзләрен әйтеп, олимпиадаларда катнашуның никадәрле кызык һәм файдалы булуын ассызыклады, яшьтәшләрен актив булырга чакырды.
Укучыларның фән олимпиадаларында җиңүләрендә алар укый торган белем бирү учреждениеләренең роле, әлбәттә, бик зур. Республика, бөтенроссия бәйгеләрендә җиңүчеләрне иң күп күләмдә әзерләүчеләр булып шәһәребезнең 1 нче гимназиясе(9 урын), 2 нче лицей(5 урын), 17 нче мәктәп (4 урын), 1 нче лицей, 16 ,23, 7, 24, 4 нче мәктәпләр исәпләнә.
Олимпиадада җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы район башлыгы грантына лаек булган мөгаллим һәм мөгаллимәләрнең иң яхшы укучыларга истәлекле тасмалар кидерүе белән тәмамланды.
Фәрдия Х
әсәнова
,
“Яшьләр заманы” газетасы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Игътибар! Татарстан Республикасында ракета куркынычы игълан ителде!
Әлмәттә хәбәр итү системасы эшли башлады. Барлык идарәче компанияләргә ышык урыннарга керү мөмкинлеген ачу йөкләнде.
Әлмәттә политехник техникум тулай торагына капиталь ремонт башланды
Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова үзенең «ВКонтакте»дагы битендә хәбәр итте. Әлмәт политехник техникумы тулай торагына беренче көннәрдән алып бүгенге көнгә кадәр ихтыяҗ тотрыклы: ел саен биредә 500 гә якын студент яши. Озак еллар капиталь ремонт мәсьәләсе көн тәртибендә бик кискен торды.
Әлмәттә Радоницага өстәмә автобуслар чыга
Сишәмбе, 21 апрельдә, ата-аналар көнендә әлмәтлеләр өстәмә автобус рейсларыннан файдаланып, 5 һәм 7 нче православие зиратларына бара алачак.
Әлмәт районында «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында 8 меңнән артык корычагач утыртачаклар
18 апрельдә Кама-Исмәгыйль авылы тирәсендә зур экологик акция булып узды. Чара «Экологик иминлек» милли проектының «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз