"Татнефть"нең балаларга чираттагы бүләге

2012 елның 14 мае, дүшәмбе

“Татнефть” компаниясе һәр елдагыча быел да Әлмәт муниципаль районына муниципаль һәм дәүләт учреждениеләрендә хезмәт куючыларның балаларына җәйге чорда сәламәтләндерү лагерьларында ял итүгә сертификат бүләк итте. Аның күләме – 263 мең 654 сум.

 

“Татнефть” ААҖнең профсоюз комитеты рәисе урынбасары А.Зимин дүшәмбе киңәшмәсе барышында әлеге сертификатны муниципаль район башлыгы М.Салиховка тапшырды. Мәҗит Хәҗипович ел саен балаларга искиткеч бүләк ясаулары һәм ярдәмнәре өчен компаниягә, шәхсән аның генераль директоры Ш.Тәхаветдиновка рәхмәтен җиткерде.

 

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International