Әлмәт татар дәүләт драма театры драматург, танылган җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исемен алу хәстәренә керешә. Бу хакта бүген “Туфан мәктәбе” проектын тәкъдир итүгә җыелган журналистларга театр директоры Фәридә Исмәгыйлева белдерде.
Директор сүзләренчә, бу мәртәбәле исемгә дәгъва итү өчен нигез бар. Беренчедән, Туфан Миңнуллин әсәрләре Әлмәт сәхнәсендә яратып уйналган-куелган спектакльләр. Моннан тыш, 1979 нчы елда драматург Туфан Миңнуллин, режиссер Гали Хөсәенов һәм актриса Дамира Кузаева “Ай булмаса, йолдыз бар” спектакле өчен Тукай бүләгенә ия була. Димәк, театрның бу исемне дәгъваларга хокукы бар, һәм аңа ия булу өчен бөтен көчебезне куячакбыз, ди театр директоры.
Бүген Әлмәт сәхнәсендә Туфан Миңнуллин әсәрләренең ундүртенчесе уйналды. “Акбай һәм сарык малае” музыкаль әкияте премьерасы белән коллектив “Туфан мәктәбе” проектына старт бирде.
Проект барышында театр сәхнәсендә драматургның балалар өчен язылган әкиятләре сәхнәләштереләчәк. Шәһәр мкәтәпләрендә укучылар белән “кече театрлар” оештырылачак. Проектта катнашырга 300 ләп бала сайланган. Алар бүген театр каршындагы мәйданда тәкъдир итүдә дә катнашты. Ә сентябрь аенда алар “Туфан мәктәбе”ндә артистлардан дәресләр ала башлый.
“Акбай һәм сарык малае” музыкаль әкияте премьерасына килгәндә, бу тамашада декорацияләрнең, костюмнарның матурлыгына һәм пластик чишелешкә төп әһәмият бирелгән. Спектакльнең режиссёры Гүзәл Акбердина. Ул иҗатка Россиянең танылган рәссамы Нурия Габидуллинаны, театраль-электрон музыка иҗат итүче Клим Буяновны һәм хореограф Ярослав Францевны җәлеп иткән. Соңгысы турында Американың билгеле кинорежиссеры, сценаристы һәм үз стиле, бию манерасы белән танылган хореограф Боб Фоссиның шәкерте диләр.
“Болгар” радиосы
http://tnv.ru/streamradio/
Л. Минаева