12 май – Бөтендөнья шәфкать туташлары көне. Мәгълум булганча, бу һөнәри бәйрәм Кырым сугышы вакытында тәүге шәфкать туташлары хезмәтен гамәлгә куйган инглизле Флоренс Найнтингейл туган көнне билгеләп үтелә.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Әлмәтнең Яшьләр үзәгенә фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәткәрләрен җыйдылар. “Авылның ак фәрештәләре” биредә үз һөнәренең остасы бәйгесендә катнашты.
Авылда адәм баласы яралганнан алып гомеренең соңгы сулышына кадәр фельдшерлар карамагында. Юкка гына тәкъдир итү конкурсында алар “йөкле хатынга да, бармагын кискәнгә дә, махмырдан интегүчегә дә, күңел зарларын сөйләргә ялгыз әбигә дә кирәк мин” димәгәндер.
Зөлфирә Әлмөхәммәтованың хезмәт стажы 33 ел. Шуның 6 елын ул Миннебай авылында фельдшер хезмәтендә уздыра. Зөлфирә ханым 1300 дән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Көннең кайсы вакыты, нинди шартлар булуга карамастан ярдәмгә килергә әзер ул.
Шәфкат туташы йомышчы түгел, ә белемле, тулы хокуклы белгеч. Бүгенге көндә аларның статусын күтәрү игътибар үзәгендә. Быел, мәсәлән, Бөтендөнья шәфкать туташлары көне “Фәнгә нигезләнгән тәҗрибә” шигаре белән үтә. “Үз һөнәренең остасы” конкурсында Әлмәтнең финалга чыккан 8 фельдшеры да бәйге шартларын үтәгәндә беренче ярдәм күрсәткәндә фәнни белем буенча эш итүләрен дәлилләде.
“Болгар” радиосы
http://tnv.ru/streamradio/
Л. Минаева