Гер күтәрә егетләр

2012 елның 11 мае, җомга

Бүген Әлмәтнең футбол буенча балалар спорт мәктәбе базасында  үсмерләр арасында гер спорты буенча шәһәр беренчелегенә ярышлар узды. Анда мәктәп укучылары, югары һәм махсус урта белем бирү учреждениеләреннән хәрби хезмәткә алыначак 80 ләп егет катнашты. Арада Татарстан, Европа һәм дөнья чемпионатларында җиңүчеләр дә бар.

 

Әлмәттә спортның 50 дән артык төре үсештә. Бүгенге көндә егетләрне гер күтәрү техникасы серләренә төшендерүче өлкән тренер Илгизәр абый Димиев “спортның әлеге төре шулар арасында урта позициядә тора” дип исәпли. Аның сүзләренчә, гер күтәрү егетләр өчен иң файдалы, чыныктыручы спорт. Аның өчен кыйммәтле инвентарьлар да, зур спорт мәйданнары да таләп ителми.

 

Тоткан урыны югары булмаса да, гер күтәрүдә югары нәтиҗәләр күрсәтүче спортчылары бар Әлмәтнең. Дмитрий Петровичев, Рафис Гыйззәтуллин, Илшат Шакиров, Айрат Миннекәев шундыйлардан. Әле күптән түгел генә 3 әлмәтле Халыкара чемпионаттан чемпион титулы яулап кайткан.

 

Бүгенге ярышта беләк егәренә ия егетләр 16 һәм 24 кг лы герләрне 2 төрдә күтәреп көч сыный. Гер чөеп уйнаучылар арасында Мамадыш егете, Әлмәт политехника техникумының 1 нче курс студенты Айрат Миннекәев та бар. 12 яшендә әтисенә ияреп гер күтәрә башлаган Айрат инде шәһәр, Татарстан беренчелекләрендә җиңү яуларга җитешкән. Узган ел усмерләр арасында Грециядә үткән дөнья чемпионатында көмеш медальгә ия була. 16 кг лы герне 144, 32 кг ны 86 тапкыр күтәреп шәхси рекрод куйган спортчы июнь аенда чираттагы медале артыннан Германиягә җыена.

 

“Болгар” радиосы

Л. Минаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International