Татарстан район һәм авылларында Сабантуй бәйрәме 10-12 июньдә узачак. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы Указны имзалады.
Чаллыда бәйрәм – 16 июнь, ә башкалада 23 июнь көнне үткәреләчәк. Сүз уңаеннан, быел 12 июнь – Россия көне – сишәмбегә туры килгәнгә, 9 июнь – шимбә эшләп, 10-12 июнь көннәрен ял итү ихтималы бар.