28 һәм 29 декабрь көннәрендә Әлмәттә Югары хоккей лигасының “Рус классикасы” уза. Бу чарага Россия хоккей Федерациясе президенты Владислав Третьякның килүе көтелә. Шулай ук Борис Майоров, Борис Михайлов, Юрий Ляпкин кебек легендар хоккейчылар да катнаша. “Рус классикасы” - Югары хоккей лигасы даими чемпионатының ачык һавада уздырылучы матчы. Ул тантаналы рәвештә 28е көнне ачылды.