Язгы кыр эшләре тәмамлану алдында

2012 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Әлмәт районында язгы кыр эшләре ахырына якынлашып килә. 10 майга барлык эшләрнең 86 проценты башкарылган.

 

 Бүген хуҗалыклар кукуруз, карабодай, суданка чәчү белән мәшгуль. Ә менә “Кичүчат”, “Чишмә”, “Зәй”, “Беренче Май” хуҗалыклары чәчүне төгәлләгән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Ә.Габдрәкыйпов яңгырлар явып комачау итмәсә, районда язгы кыр эшләренең 12 майга тәмамланачагын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International