Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Бүген муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов “Ветеран” үзәгенә ветеран активы белән традицион очрашуга килде.
“Бөек Җиңү көне ил тарихындагы бөек бәйрәмнәрнең берсе. Без тирән хөрмәт һәм чиксез рәхмәт хисләре белән Сезнең батырлык алдында баш иябез”, дип башлады ул котлау чыгышын. 1941-1945 еллардагы дәһшәтле көннәрнең ачысы, газаплары, совет халкының ул авыр елларда фронтларда һәм тылдагы тиңдәшсез батырлыгы турында хәтер яңартырга тиешлеген искәртеп, Мәҗит Салихов “сугышның беренче көннәреннән үк Ватан өчен көрәшкә Әлмәт төбәгеннән 18 640 кеше чакырылуын, шуларның 10 130 лабына гына туган якларына әйләнеп кайту насыйп булуын, 8 мең ярымнан артык әлмәтленең яу кырында ятып калуын” билгеләп үтте. “Исән кайтканнарның бүгенге көндә 324 е генә арабызда. Фронтовиклар сафы сирәгәя. Әле бер ай элек кенә алар 334 кеше иде... Шуңа күрә дә Рәсәй Президенты гамәлгә куйган “Ветераннарның торак шартларын яхшырту турындагы” программасын тормышка ашыру да игътибар үзәгендә. Ил бәйсезлеге, иминлеге өчен батырларча көрәшкән якташларыбызның картлыгы уңайлы шартларда узуын телибез. Без, җитәкчеләр, яшьләр, ветераннарга ихтирамлы, игътибарлы булырга тиеш”, дип ассызыклады төбәк җитәкчесе.
Очрашуны чәй өстәле артында төбәк сәнгатькярләре чыгышын карап дәвам иттеләр.
Бүген Мәҗит Салихов шулай ук 7 санлы территориаль иҗтимагый җирле үзидарә советы карамагындагы ветераннар белән дә очрашты.