Әлмәтлеләр 2014 нче елда Сочида узачак паралимпия уеннарында якташлары Рамил Илалетдинов та катнашыр дип ышана. Паралимпия буенча Россия җыелма командасы составына кергән Рамил быел Олимпия объектларын сынау ярышларында чаңгы узышы буенча 2 нче урынга ия булды. Гаять көчле рухлы, нык ихтыярлы спортчы сборлар арасында вакыт табып бу көннәрдә туган ягында ял итә.
Әлмәт физик культура көллиятенең 3 курсы студенты белән муниципалитетта бүген төбәк башлыгы Мәҗит Салихов та очрашты. Әңгәмә вакытында сүз чемпион егетнең спорт казанышлары турында гына түгел, “Һәркем өчен уңайлы тирәлек” программасын гамәлгә ашыру турында да сүз барды.
Малайлыгы һәм шуклыгы аркасында 2 сыйныфны тәмамлаган Рамил фаҗигага очрап, ике аяксыз кала. Урта мәктәпне, политехника техникумын тәмамлый. Шина монтажлау остаханәсендә үз көенә эшләп гомер кичергән егетне ике ел элек дуслары шәһәр паркында уза торган инвалидлар өчен кече сабантуйга чакыра. Ярышларның коляскада фигуралы йөрү төрендә уйнап кына катнашкан егетне физкультура көллияте тренеры Василий Архипов күреп ала һәм уку йортына “чаңгы спорты” (тренеры Равза Такташева) белгечлегенә укырга чакыра. Аның беренче старты шундый нәтиҗәгә китерә. Ике ел эчендә Рамил Илалетдинов инвалидлар арасында җиңел атлектика буенча республика ярышларында призлы урыннар яулап республика, узган ел Россиянең чаңгы узышы буенча паралимпия җыелма командасы составына керә. Бер ел эчендә ул Россия чемпионатларында, Дөнья Кубогына ярышларда призлы урыннар яуларга өлгергән. Аның бүгенгә төп хыялы - Сочидагы паралимпия уеннарында катнашу.
Физик культура һәм спорт инвалидларны тернәкләндерү, җәмгыятькә яраклаштыру чарасы да, мәгариф һәм мәшгульлек белән тәэмин иткән тормыш активлыгы формасы да. Зур спортка ныклы адымнар белән килеп кергән Рамил физик мөмкинлеге чикле дусларын да үз артыннан ияртә.
Спортчы үзенең кирәклеген тоярга тиеш. Мәгълумат чараларының Рамил Илалетдинов белән очрашуына сәбәпче булган муниципаль район башлыгы моны аңлый. Мәҗит Салихов “Рамил кебек уңышка ирешкән егетләрне читкә чакыручылар күбәер, шәт. Безнең ният – аның төбәктә яшәп, эшләп калуын тәэмин итү” дип ассызыклады. Чемпионның төрле дәрәҗәдәге бихисап бүләкләре арасында муниципалитетның рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге дә урын алачак.
“Болгар” радиосы
http://tnv.ru/streamradio/
Л. Минаева