“Туфан мәктәбе” проекты – дәвамчы

2012 елның 2 мае, чәршәмбе

14 майда Әлмәт татар дәүләт драма театры премьера һәм яңа проект тәкъдим итәчәк. Яңалыкларның икесе дә Туфан Миңнуллин исеме белән бәйле. “Туфан мәктәбе” проектына Туфан Миңнуллинның “Акбай һәм сарык малае” музыкаль әкияте старт бирә. Болар хакында күренекле драматург хәбәрдар һәм тәкъдир итү дә үзе дә катнашырга тиеш иде. Ләкин...

 

Туфан Миңнуллин исеме Әлмәт театры өчен дә бик кадерле. Театрның әдәби бүлек мөдире Әнисә Таһирова билгеләп үткәнчә, күренекле драматургның “җәмгыятьнең көзгесе” ролен үтәгән әсәрләре театр сәхнәсендә даими куелган. Хәтта аның беренче әсәре дә Әлмәт театрында сәхнәләштерелгән. Ә “Ай булмаса, йолдыз бар” спектакле өчен 1979 нчы елда Әлмәт театрының күренекле актрисасы Дамира Кузаева, режиссер Гали Хөсәенов һәм драматург үзе Тукай бүләгенә ия була.

 

Әлмәт театры сәхнәсендә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үткәндә Туфан ага элегрәк куелган һәм юбилей уңаеннан яңартылган “Акбай һәм сарык малае” әкиятеннән өзекне, бигрәктә актриса Эльмира Яһүдинәнең  бәрән образын ошаткан иде. Шул вакытта театр җитәкчелеге драматургның балалар өчен язылган әсәрләрен ешрак кую турында  күңеленә киртләп куя. Һәм быел март аенда алар “Туфан мәктәбе” проектын гамәлгә куюлары турында хәбәр салды. Театрның әдәби бүлек мөдире сүзләренчә, драматургның балалар өчен язылган бихисап әсәрләрен пьеса буларак кына түгел, ә тел, мәдәният, тарих кебек төшенчәләрне берләштереп тәкъдим итү - бу яңалыкның асылы.

 

Кызганыч... Премьера да, проектны тәкъдир итү дә Туфан абыйсыз узачак. Әмма аның әсәрләре белән таныштыру, әдәби мирасын киләчәк буынга җиткерү гамәлен “Туфан мәктәбе” проекты дәвам итәр. 

 

“Болгар” радиосы

http://tnv.ru/streamradio/

Л. Минаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International