Беренче май – Яз һәм хезмәт бәйрәме

2012 елның 1 мае, сишәмбе

Төбәк профсоюзларнын координация советы һәм Муниципаль район Башкарма комитеты бүген хезмәткәрләрне Әлмәтнең Нефтьчеләр мәйданына җыйды. Соңгы еллардагы  актуаль «Лаеклы хезмәт, эш хакы һәм тотрыклы мәшгүльлек» шигаре быел “гаделлек тәэмин итү” турындагысы белән алыштырылган. Профсоюзларның координация советы рәисе Мансур Шәрәпов сүзләренчә, девиз үзгәргән, әмма таләпләр шул ук.

 

Акциядә катнашучылар хакимият органнарына һәм бизнес вәкилләренә хезмәт хаклары кимүгә юл куймау, кыскартуларны туктату, яна эш урыннарын булдыру, бәяләр һәм тарифларны йөгәнләү, законлылыкны тәэмин итү таләбен куя. Хезмәт хакларын арттыру, яшьләр мәшгүльлеген тәэмин итү дә игътибар үзәгендә. Мөнбәрдән чыгыш ясаучылар төбәк предприятиеләренең үсештә булуын билгеләп үтте. Муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов чыгышында Әлмәттә торак төзелеше күләмле булуын ассызыклады. Аның кулыннан 6 меңенче ана капиталы сертифакатын алган Кәримовлар гаиләсе акчаны нәкъ менә шул юнәлештә файдаланырга, социаль ипотека түләүләрен капларга ниятли дә.

 

Традиция буенча митингтан соң язгы эстафетада катнашучылар парады утте. Әлеге чара Әлмәттә 1959 нчы елдан алып үткәрелә. Беренчеләрдән булып старт сызыгына мәктәп укучылары басты. Алардан эстафетаны югары һәм махсус урта белем бирү учреждениеләре, соңрак предприятие-оешмалар спортчылары кабул итте.

 

Нефтьчеләр мәйданында  мәдәни күңел ачу программасы да әзерләнгән.  1 май бәйрәме уңаеннан оештырылган чаралар шәһәрнең мәдәният һәм ял паркында дәвам итә.

 

“Болгар” радиосы

http://tnv.ru/streamradio/

Л. Минаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International