“Кайгырту” хәйрия фонды тәкъдир ителде

2012 елның 20 апреле, җомга
Автоһәлакәт урын өстенә еккан якташлары Влад Яковлевны дәвалау өчен Әлмәт яшьләре хәйрия концерты оештырып, 80 мең сум акча җыйды. Владны савыктыру өчен тагын ким дигәндә 3 млн сум акча кирәк. 19 яшьлек егетнең гаиләсе өчен өметле хәбәр: аны Германиягә дәваларга җибәрү мөмкинлеге ачылды. Нефтьчеләр каласында “Кайгырту” хәйрия фондын тәкъдир итү вакытында бу тәкъдимне фондны гамәлгә куючы Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбубәкеров ясады.
 
“Теләк зур, финанс мөмкинлегем бар”. Дәүләт Думасы депутаты бу гамәлен шулай дип аңлатты. Тәкъдир итү вакытында Ришат Әбубәкеров 4-5 кешене Германиягә дәваларга җибәрү турында немец компаниясе белән килешүен әйтте.
 
 “Кайгырту” хәйрия фондының эшчәнлек даирәсе - Әлмәт, Лениногорски, Баулы, Ютазы районнары. Ул инвалид балаларга, ятимнәргә, аз керемле гаиләләргә һәм ялгыз гомер кичерүче өлкәннәргә ярдәм итүне күз уңында тота. Тәкъдир итү чарасында катнашкан муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов бу гамәлнең әһәмиятенә басым ясап, “Әлмәт муниципаль районында гына да 1218 аз керемле гаилә яши, 11 меңнән артык инвалид, аның 562 се балалар”, дип ассызыклады.
 
Фонд беренче чиратта кичектергесез ярдәм таләп ителгәннәргә булышуны өстенлекле юнәлеш итә. Бүгенге көнгә попечительләр советына ихтыяҗ белдереп 200 кеше мөрәҗәгать иткән.
 
Л. Минаева
“Болгар” радиосы
http://tnv.ru/streamradio/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International