Бөтенсоюз пионер оешмасы быел 19 майда юбилеен билгеләп үтәчәк. Нәкъ 90 ел элек Советлар Союзында беренче пионерлар барлыкка килә.
Юбилей уңаеннан Әлмәтнең балалар һәм үсмерләр иҗат үзәге Балалар шәһәр Думасы белән берлектә юбилей датасын билгеләп үтү чараларын башлады. Истәлекле датага бер ай кала үзәк бинасы каршында “Пионериягә 90 ел” аллеясы булдырылды.
“Без һәрвакыт әзер!” Советлар Союзында әлеге мәгълум җырдагы сүзләрне хәтерләмәгән малай һәм кыз булмагандыр. Әле бүген дә пионерга алу гамәлдә булмаса да, ул вакытларны хәтердән җуймыйлар. Юбилей алдыннан Әлмәттә 30 миләш агачы утыртып, аллеяга нигез салу - моңа бер дәлил. Бу чарда үткән белән киләчәк очрашты. Пионерия хәрәктенең актив ветераннары шәһәр Балалар Думасы депутатлары белән бер максатта кулларына көрәк алып туган калаларын яшелләндерү гамәлен башкарды. Шәһәр балалар Думасы спикеры Радмир Зиннәтуллин бу чара - өлкәннәр хәтеренә ихтирам дигән фикердә.
Әле күптән түгел оешкан республика балалар иҗтимагый оешмасы филиалы җитәкчесе Нурислам Гобәев “пионерия миндә дә чагылыш таба”, дип саный. Аның сүзләренчә, 90 ел элек оешкан иҗтимагый хәрәкәт бүген шәһәр Балалар думасы һәм башка шундый берләшмәләр рәвешендә яши. Бу шәхес формалаштыруда әһәмиятле этап, ди яшь лидер.
Юбилей уңаеннан Әлмәттә шулай ук совет балачагы музее ачу һәм балалар иҗтимагый оешмалары арасында иҗат фестивале планлаштырыла.