Нәни йолдыз кабызучылар

2012 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе
Шәхесне тәрбияләү беренече чиратта гаиләдән һәм, әлбәттә инде, балалар бакчасыннан башлана. Үзләренә нинди зур вазыйфа, бурыч йөкләнгәнлеген яхшы аңлаган тәрбиячеләр, педагоглар һөнәри осталыкларын арттыруга зур игътибар бирә. Әлмәт муниципаль районының мәктәпкәчә мәгариф идарәсе тарафыннан оештырылган төрле бәйгеләр шуның бер чагылышы. 18 апрель көнне Яшьләр үзәгендә муниципаль югарылыкта узган бәйгеләрдә җиңү яулаган тәрбиячеләрне бүләкләүгә багышланган тантаналы чара булып узды.
 
Чара Башкарама комитет җитәкчесе урынбасары В.И. Самойлов чыгышы белән башланды. Ул мәктәпкәчә мәгариф идарәсе, анда хезмәт куючыларның һәр яктан актив, республика гына түгел, Россиякүләм зур уңышларга ирешүләрен ассызыклап узды, хезмәтләре өчен олы рәхмәт сүзләрен әйтеп, җиңүләре белән котлады.
 
“Җыр сәнгате” номинациясендә җиңүчеләрне идарәнең профсоюз рәисе Т.М.Каяшева бүләкләде. “Ямашнефть” идарәсе прогимназиясенең музыка җитәкчесе Гүзәл Кадыйрова бәйгенең җиңүчесе дип табылды. “Тамашачы күңелен яулаучы” Дипломнарына 65, 35, 22 нче бакчаның музыка җитәкчеләре дә лаек булды.
 
“Бию–уйнау сәнгате” номинациясендә 20 нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе Ирина Фадеева, “Педагог–психолог портфолиосы” шәһәр бәйгесендә 36 нчы балалар бакчасы педагог–психологы Елена Зотова I дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнделәр.
 
Билгеле булганча, “Ел тәрбиячесе –2012” бәйгесендә финалга иң яхшылары дип табылган 9 педагог чыккан иде. Яшьләр үзәгендә аларның һәрберсенә төрле номинацияләр буенча Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлмәт муниципаль районының “Ел тәрбиячесе–2012” исеме 1 нче “Бәләкәч” балалар бакчасы музыка җитәкчесе Лилия Зәкиҗановага бирелде.
 
Залда утыручыларның хезмәт нәтиҗәсе булган нәни йолдызчыкларның чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәм тамашасы тәрбиячеләрне яңа уңышларга рухландырып, күңелдә шатлыклы хисләр калдырды.
 
 Ф.Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International