“Нәүрүз гүзәле” билгеләнде

2012 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе
Узган атнада Кичүчат авылының мәдәният йортында “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе узды. Матурлыкта, зирәклектә көч сынашырга 11 авылның гүзәлләре җыелды. Аларның уенда үзләрен күрсәтү, җиңү яулау.
 
“Нәүрүз гүзәле”н бәяләргә мәртәбәле жюри да чакырылган иде. Район мәдәният идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә язучы һәм прозаик Әсгать Салах, “Яшьләр заманы” һәм ”Молодежный меридиан» газеталары баш мөхәррире Ландыш Зарипова кызларның туган телне камил белүләрен, аш–суга осталыкларын, милли гореф–гадәтләребезне никадәрле тирәнтен белүләрен сынадылар.
 
Концерт матур, дәртле биюләр белән башланып китте. Аннары алып баручы гүзәлләрне сәхнәгә чакырды: Габдрахманнан – Гөлгенә Гыйззәтуллина, Бишмунчадан – Айзилә Гарипова, Кичүчаттан – Динара Ибраһимова, Колшәриптән – Венера Габдрахманова, Камы Исмәгыйльдән – Чулпан Мөхәммәтҗанова, Миннебайдан – Диләрә Якупова, Тайсуганнан – Регина Мусина, Түбән Абдулдан – Әнисә Шәйхетдинова, Югары Мактамадан – Динара Миннәхмәтова.
 
Беренче турда Нәүрүзбикәләр кыскача гына үзләре белән таныштырдылар, кем шигырь юллары белән үзен мактаса, икенче берәүләр матур җыр белән үзен белдерде. Икенче бәйгедә кызлар осталыкта көч сынашып, тулы бер концерт программасы тәкъдим иттеләр. Өченче тур бәйгедә катнашучыларның белемнәрен тикшерүгә багышланса, дүртенче бүлектә татар халык киемнәрен киеп, үзләре әзерләп килгән татар халык ашлары турында сөйләделәр гүзәлләребез.
Аларның бар яктан да булдыклы булуы, Тукай телен яхшы белеп, саф татарча сөйләшүләренә дә зур игътибар бирелде.
 
“Нәүрүз гүзәле” бәйгесе җыр–биюләребез, аш–суларыбыз, милли йолаларыбызны чагылдырылган чын, олы бәйрәмгә әверелде. Нәүрүзбикәләрнең берсе дә бүләксез калмады. Төрле номинацияләрдә җиңү яулаган кызларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Түбән Абдулдан Әнисә Шәйхетдинова жюри әгъзалары тарафыннан “Нәүрүз гүзәле” титулына лаек булды. 2 нче урынга Диләрә Заһидуллина, 3 нче урынга Айзилә Гарипова чыкты.
 
Район мәдәният йорты оештырган, туган телебезне үстерү, зыялы татар яшьләре тәрбияләүгә, юнәлдерелгән мондый чаралар ешрак үткәрелсен иде дигән теләктә калабыз.
 
Айдар ГАЗИЗУЛЛИН
“Яшьләр заманы”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International