“Сакаллы” төзелеш кузгалды

2012 елның 18 апреле, чәршәмбе
Татарстан хөкүмәте рәисе Илдар Халиков бүген Әлмәттә өлешләп түләү шарты белән башланган һәм тукталган торак йорт төзелеше белән бәйле киңәшмә үткәрде. Аңа кадәр Илдар Халиков төзелеш барышы белән танышты. Киңәшмә барышында Татарстан хөкүмәте рәисе район башлыгы Мәҗит Салиховның бу юнәлештәге эшен канәгатьләнерлек дип бәяләде.
 
Проблемалы йорт буенча киңәшмә ябык ишекләр артында узды. бу Әлмәттә өлешләп түләү шарты белән башланган һәм ташланган 45 фатирлы 9 катлы бер йорт исәпләнә. Нефтяниклар урамы, 11а адресы буенча 2004 нче елда “Брик” - элеккеге “ДОМ-Строй 2000” җәмгыяте башланган йорт төзелеше 2005 нче елда туктала. “Сакаллы” төзелеш әле дә “Дом-строй-2000” милке санала.
 
Муниципаль район Башкарма комитетының төзелеш, транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълуматларга караганда, объектта эшне координацияләүче махсус эшче төркем төзелгән, төзелеш мәйданы еллар дәвамында җыелган чүптән чистартылган, территориягә койма корылган, сак белән тәэмин ителгән. Горпроект оешмасыннан “йортның торышы канәгатьләнерлек” дигән белешмә һәм инженерлык челтәрләре хуҗаларыннан алынган яңа техник шартлар нигезендә подрядчы оешма “МегаСтройКомпани” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте төзелеш эшләрен башлаган. Атап әйткәндә, бүгенге көндә төзүчеләр яңадан корылачак лоджияләрне сүтү белән мәшгуль.
 
Л. Минаева
“Болгар” радиосы
http://tnv.ru/streamradio/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International