Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан төбәкнең үткәне, бүгенгесе белән бәйле ядкарькәрләр сагында торучы Әлмәтнең туган якны өйрәнү музее бүген “Сумка...” дип аталган күргәзмә ачты.
Анда XVIII-XIX гасырда чыккан сумка, акча янгчыгы, култык букчаларыннан алып бүгенге көндэ кулланылышта булган ятмә сумкалар, чемоданнар бар.
Әлмәт туган якны өйрәнү музее фондларыннан тыш экспонатлар авыл музейларыннан да җыелган. Иң тарихи экспонатларның берничәсен Кичучаттагы Риза Фэхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова алып килгән.
Сугыштан соңгы елларда Елховой авылын күтәргән җитәкче Мусин Гыйльметдиннең авыл музеенда сакланган планшеты тарихы да кызыклы. Бу трофей. 1943 нче елда Гыйльметдин ага әсирлеккә алган немец офицерының яшерен документлар салган планшеты ул. Кургәзмәгә шулай ук юкә кабыгыннан ясалган урманчы букчалары, керосин ташу өчен ясалганнары, тактадан ясалган шәкерт портфельләре куелган.