Бүген Әлмәт татар дәүләт драма театрында XII “Идел йорт” республика фестиваленең төбәк туры старт ала. Быел фестиваль Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышлана. Беренчеләрдән булып тамашачылар алдында Яңа Кәшер халык театры Фәнәвил Галиевның “Корт” спектакле белән чыгыш ясаячак. Бу атнада Нәдер, Шөгер авыл Мәдәният йортлары, Нурлат районы Мәдәният йорты спектакльләре күрсәтеләчәк. Фестиваль 22 апрель көнне Азнакай халык театрының “Казан сөлгесе” (Кәрим Тинчурин) спектакле белән ябылачак.
“Әлмәт таңнары”
№30, 18.04.12