Язның бер көне ел туйдыра

2012 елның 17 апреле, сишәмбе
Көннәр кояшлы торганда Әлмәт хуҗалыклары чәчү эшләрен 9 майга тәмамларга ниятли. Төбәктә “Рубин”, “Кичучат”, “Чишминский” хуҗалыклары күпъеллык үләннәрне тукландыруга кереште инде.
 
Районда 2 мең га мәйданда күпъеллык үләннәр тукландырылган, 500 гектарда зяб, 1700 га мәйданда күпъеллык үлэннэр тырмалган.
 
Бүген төштән соң “Чишминский” хуҗалыгында арпа чәчүгә керешәчәкләр. Иртәгә эстафетаны “Зәй”, “Токарликов” хезмәтчәннәре кабул итә.
 
Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Извил Гәбдрәкыйпов сүзләренчә, әлмәтлеләр язгы чәчүгә төньяк, көнбатыш районнарга караганда бер атнага соң чыга торган иде. Быел исә көннәрнең кояшлы, җылы торуы сәбәпле җаваплы чорга 1 атна алдарак керештеләр. Һава торышы комачауламаса, карабодай дан кала культуралар чәчүне Җиңү бәйрәменә төгәлләргә планлаштыралар.
 
Гомумән алганда, районда 32 мең гектарда язгы, 29 мең гектарда терлек азыгы культуралары чәчәргә кирәк. Кыш көне карның аз, җирнең гадәттәгедән туң булуы сәбәпле 19 мең га мәйданны биләгән уҗым культураларының 20-25 процентын бозып чәчәргә туры килер дип фаразлаганнар иде. Хәлләр көтелгәнчә үк катлаулаулы булмады, ди авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе.
 
Бүгенге көндә катлаулы мәсьәләләрнең берсе ул – ашлама. Әлегә алар җитәрлек күләмдә түгел. Һәр гектарга уртача тәэсир итүчән матдә исәбеннән 60-70 килограмм урынына әлегә ашлама белән тәэмин ителеш 29 килограмм гына исәпләнә. Хуҗалыкларның финанс хәле эшне катлауландыра. Бүген алгы планда торган бурыч  ягулык-майлау материалы алу, ди Извил Гәбдрәкыйпов.
 
Районның Кичүчат, Чулпан хуҗалыклары быел бодайның һәм күпъеллык үләннәрнең элита сортларын чәчеп, киләсе елга районның башка хуҗалыкларын да югары сортлы орлык белән тәэмин итәргә ниятли.
 
Л. Минаева
“Болгар” радиосы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International