Әлмәтлеләр Праганы яулады

2012 елның 13 апреле, җомга
 

Прагада булып узган Magic stars of Prague-2012 (“Прага йолдызлар яңгыры”) фестиваль-бәйгесендә Әлмәт 1 нче балалар музыка мәктәбенең “Салават күпере” вокаль ансамбле (җитәкчесе Г.Карпова) һәм аның солистлары 7 җиңү яулап кайткан.

 

Ансамбль үз номинацияләрендә II дәрәҗә лауреат булган. “Эстрада вокалы” номинациясендә Д.Ераносян беренче, А.Артемьева һәм Л.Таҗиева икенче , И.Назарова һәм К.Мөхәммәдиева өченче урыннарга лаек булган. А.Нәҗметдинова “Академия вокалы” номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.

 

“Әлмәт таңнары”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International