Олимпиада - белемле яшьләр бәйгесе

2012 елның 13 апреле, җомга
 

Әлмәт политехника техникумы эшче һөнәренең абруен арттыру, белгечлек алып чыгучы студентларны конкурентлыкка сәләтле итеп тәрбияләү юнәлешендә киң колач белән эшли, нәкъ менә алар тарафыннан әледән-әле яңа проектлар уйлап табыла. 11 апрель көнне техникумда узган олимпиада шундый чараларның берсе. Олимпиадада Әлмәт политехника, Лениногорск нефть, Бөгелмә машина төзелеше техникумнары, Бугуруслан нефть, Нефтекамск нефть һәм Октябрьск нефть көллиятләреннән 24 студент, аларны әзерләгән 11 укытучы катнашты.

 

Бөтенроссия урта һөнәри белем учреждениесе студентлары арасында нефть һәм газ эшкәртү белгечлекләре буенча олимпиада соңгы тапкыр 2007 елда Томск шәџәрендә уздырыла. Әлеге бәйгенең туктап калуын дөрес түгел дип саныйлар Политехника техникумында. Соңгы елларда "Мәгариф" милли проектында җиңү яулау, "Татнефть" ААҖнең зур финанс ярдәме күрсәтүе уку йортының материаль-техник базасын ныгытырга, барлык уку кабинетларын бүгенге көннең иң югары таләпләренә туры килерлек техника, станок, нефть һәм газ промышленносте буенча белем алучыларга эксперимент һәм практик эшләрне чынбарлыкка туры килерлек итеп башкарырга мөмкинлек бирә торган модельләштерелгән эскизлар, корылмалы әсбаплар белән җиһазлаштырылган.

 

Олимпиаданы ачу тантанасында бу хакта техникумның директоры И.Р. Баһманов та әйтеп узды.

 

– Чараны Россиякүләм масштабларда уздырырга безнең бөтен мөмкинлекләребез дә бар, олимпиада студентларның нәрсәгә сәләтле булуларын ачыклап, аларның һөнәри белемнәрен камилләштерү юнәлешендә тагы бер адым булачагына без ышанабыз, - диде. "Татнефть" ААҖеннән олимпиадада катнашучыларны тәбрикләргә Җылылык методы белән пластларның нефть бирүчәнлеген арттыру идарәсе җитәкчесе урынбасары А.М. Евдокимов килгән иде. Ул үзенең чыгышында компаниядә эшләү, көнбатышта булган яңа технологияләрне үзләштерү өчен югары әзерлекле, белемле яшьләр кирәк булуына басым ясады, бүгенге олимпиада сезгә сайлаган профессия турында тулырак мәгълүмат алырга, киләчәккә планнар билгеләүдә мөһим адым булыр, - диде.

 

Олимпиада төрле белгечлекләр буенча мультимедиа чаралары аша презентация, теоретик белемнәрне ачыклау формасында узды. Түгәрәк өстәл, техникум белән таныштыру кебек чаралардан соң җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. 3 этап буенча иң югары 85,50 балл җыеп шәхси беренчелекне Әлмәт политехника техникумыннан Мөхәммәтов Тимур яулады. Гомуми команда нәтиҗәләре буенча да беренчелек әлмәтлеләрдә.

 

Ф. ХӘСӘНОВА

"Яшьләр заманы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International