Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Иң зур байлык – ата-бабалар иманы белән яшәү
2012 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе
21 майда республикабызда нәшер ителүче “Казан утлары” журналы үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә. Бу уңайдан башкалабызда, Татарстанның төрле төбәкләрендә әдәби чаралар, журнал хезмәткәрләре белән очрашулар бара. Чәршәмбе көнне Әлмәт җире дә кунакларны кабул итте.
Журналның баш мөхәррире, халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин, проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримов, пропаганда бүлеген җитәкләүче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, артист Алмаз Хәмзин, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары Вакыйф Нуриев башта Әлмәт язучылар оешмасының отчет җыелышында катнаштылар, аннан соң муниципаль хезмәт институтында төбәгебезнең иҗат әһелләре, мөгаллимнәр, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре, студентлар белән очраштылар. Алдан ук шуны әйтергә кирәк, очрашу бик җанлы, истә калырлык үтте. Һәрбер чыгышта туган телебезнең матурлыгы, аны кадерләп сакларга, үстерергә кирәклеге ассызыкланды. “Безне иң борчыганы – тел. Милләтнең, ягъни безнең исән калуыбыз – телнең исән калуы ул. Кайгырырга җирлек тә бар. Хәзер кесәләрдә икешәр телефон, компьютер теленә күчтек, матур итеп хат язышулар онытылды. Әле ярый ДАИдан хат килә. Хатлар сирәк килгәнгәдер инде, аны “бәхет хатлары” дибез. Мин укучылар сөйләменә колак салырга тырышам. Хәзер яшьләр соклануы “Вау” диләр, бу бит безнең “абау” дигән сүз, “шикарно”сы “шикәрле”дән алынган. Чөнки элек шикәрле кеше әйбәт яшәүчеләрдән саналган. “Анатомия” дигәне “анадан тума”, инглизләрдәге “беби” безнеңчә “бәби”. “Нанотехнология”не татарчага күчерсәң, “нәни технология” килеп чыга. Күргәнебезчә, җир шарындагы бөтен кеше татар телендә сөйләшә, безнең генә сөйләшәсе килми”, – диде уены-чыны белән язучы Камил Кәримов. Ә бит ул чынлап та хаклы, матур итеп, күңелдәге иң җылы хисләрне белдереп, язу күнекмәләрен, тел байлыгын арттыручы хат язуларны телефондагы смслар, “алло”лар алыштырды. Әйтергә кирәк, татар телендә нәшер ителүче басмалар, шул исәптән “Казан утлары” журналы да язучы-шагыйрьләрнең әсәрләренә урын биреп, туган телебезнең матурлыгын күрсәтүдә зур эш башкаралар.
Язучы Вакыйф Нуриев та үзенең чыгышында иҗат ителгән әсәрләрнең басылып, халыкка барып ирешүенең мөһимлеген билгеләп үтте. Аның фикеренчә, “Казан утлары”нда иҗат җимешеңнең дөнья күрүе – зур дәрәҗә.
Матур әдәбиятның төп бурычы – матур романнар, шигырьләр белән халыкны саклап калу, аларның рухи яктан баету. Чирек гасырдан артык “Казан утлары” журналының баш мөхәррирлек дилбегәсен үз кулында тоткан Равил Фәйзуллин шуңа күрә әдәбият сөючеләр белән очрашуларга һәрвакыт шат. Белгәнебезчә, ул заманында Әлмәттә яшәгән, язучылар оешмасын җитәкләгән шәхес. “Мин Әлмәткә дулкынланып, сагынып, ул елларны искә төшереп киләм. Биредә мин яшьлегемә кайтам”, – ди шагыйрь. Аның ассызыклавынча, “Казан утлары” илебездә, якын чит илләрдә нәшер ителүче журналлар арасында үзгә урын алып тора. Әдәби журналлардан мең сан чыгарылганы әлегә юк. Күп журналлар сугыш вакытында нәшер ителмәгән. Ә “Казан утлары”ның эшчәнлеген дәһшәтле еллар да туктата алмаган.
– Дөньяда байлыклар күптөрле: рухи байлык бар, эчке байлык. Әмма иң зур байлык – ул ата-бабаларыбыз сөйләшкән телдә, алар кылган дога телендә, алар иманы белән яшәү. Телне саклау ата-бабаларыбызга тугрылык саклау дигән дә сүз. Сериаллардан котылып торыгыз. Матур әдәбият укыгыз. Үзебезнең телне, матурлыкны саклыйк. Әдәби очрашуларга, чараларга йөрегез – башкалабыз кунакларының әлмәтлеләргә теләге әнә шундый булды.
И.Апачаева.
Автор фотосы.
“Әлмәт таңнары”
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз