Ишегаллары су астында калды

2012 елның 11 апреле, чәршәмбе
Кичә Дала Зәенә якын урнашучылардан бакчаларына, базларына су үтеп керә башлавы турындагы хәбәр керде.
 
Гадәттән тыш хәлләр идарәсе ситуациянең контрольдә тотылуын хәбәр итте. Янгыннарны кисәтү максатыннан су басу булган урыннарда электр энергиясе өзелгән. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов хәбәр иткәнчә, райондагы 50 ишегалды су астында калган, 6 кеше эвакуацияләнгән. 10 апрель көненә бирелгән күрсәткечләргә караганда, су 8 сантиметрга күтәрелгән. “Луч” телекомпаниясе урнашкан бинада оператив штаб төзелгән. Су басу янаган кешеләргә мөрәҗәгать итү өчен телефон: 22-45-05, 22-31-00.
 
 Шәһәрдә һәм районда янгыннар да һаман да күзәтелә. 2 апрель көнне Тургенев урамындагы агач йортта янгын чыга. Ялкын 20 квадрат метр мәйданны били. Чупай авылында да шушындый ук бәхетсезлек очрагы күзәтелә. Янгын нәтиҗәсендә йорт һәм каралты-кура янып бетә. Янгын сүндерүчеләр 1936 елгы хуҗаның үле гәүдәсенә тап булалар. Эзләү-коткару постының да эшен бу көннәрдә урак өстенә тиңләргә була.
 
“Әлмәт таңнары”
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International