“Дөньяны матурлык коткара” дигән бер акыл иясе. Төрле югарылыкта узган гүзәллек бәйгеләренең актуальлеген, киң колач белән узуын исәпкә алсак, бу чыннан да шулай. 8 апрель көнне Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә әлмәтлеләр дә үзләренең республика күләмендә узачак ярышларда катнашырга тиешле гүзәл һәм талантлы кызларны билгеләде.
“Мини-мисс Альметьевска”ның йомгаклау турында 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге 16 кыз катнашты. Үзләре белән таныштыру, талантларын күрсәтү, сәхнәдә йөрњ, үз–үзләрен тоту кебек авыр сынауларны узу оештыручыларның югары профессиональ дәрәҗәдә булулары нәтиҗәсендә чәчәкләр, бүләкләр белән үрелеп барган матур бер тамашага әверелде. Әле сабый гына булсалар да, үзләрен сәхнәдә олыларча иркен тотучы кечкенә принцессаларны тамашачылар көчле алкышларга күмде. Аларның сәләтләрен һәм гүзәллекләрен шәһәребезнең танылган ир-егетләре һәм узган елгы бәйгеләрдә җиңүчеләр бәяләде. Чарада республика гүзәллек бәйгесен оештыручыларның берсе Изольда Сахарова үзе дә катнашып, бәясен бирде.
“Мини-мисс Альметьевска” бәйгесе быел 5 нче юбилей туры булу белән дә үзенчәлекле. Бәйгенең партнерлары бәйгедә катнашучыларны лаеклы бүләкләделәр. Соңгы нәтиҗәләр буенча “Мини-мисс Альметьевска” титулына Анастасия Вершинина лаек булды. Беренче принцесса булып Диана Сөләйманова, икенче принцесса булып Кәримә Әмирханова танылды. “Мини-мисс” һәм беренче принцесса республикада Әлмәт данын яклаячак. Без аларга уңышлар телибез.
Фәрдия Хәсәнова
“Яшьләр заманы”