Яңа технология үзләштерүдә Әлмәт шәкертләре беренче

2012 елның 10 апреле, сишәмбе
 

Әлмәтнең Риза Фәхреддин исемендәге мәдрәсәсе республикадагы ислам уку йортлары арасында беренчеләрдән булып уку-укыту процессында яңа техник мөмкинлекләр куллана башлады. Гакыйдә дәресендә 1 курс шәкертләренең интерактив такта белән эшләүен бүген муниципалитет вәкилләре белән бергә журналистлар да күреп кайтты.

 

2011 нче ел Әлмәт төбәге мөселман җәмәгате өчен сынаулар елы булды. Беренчедән, мөхтәсибәттә кадрлар үзгәреш кичерде. Риза Фәхреддин исемендәге мәдрәсәдә дә җитәкче алышынды. Өченчедән, белем  бирү эшчәнлегенә лицензия вакыты чыккан мәдрәсә хакында “ябылырга мөмкин” дигән сүзләр таралды.

 

Әлеге сынаулар артта. Бүген мәдрәсә эшләячәк дип ышанып әйтергә нигез бар. Быелның 27 мартында әлеге дини уку йорты чикләнмәгән вакытка укыту эшчәнлегенә хокук бирүче  лицензия  алды. Мәдрәсәдә барган уңай үзгәрешләрдә  дини белем учреждениесенең ректоры Энҗе Хәсәншинаның  өлеше зур. Бүген интерактив тактаны сынауны күзәтергә килгән муниципаль район советы башлыгы урынбасары Ирек Фаррахов та шуны ассызыклады.

 

Татарстандагы дини уку йортларында ачык дәресләр уздыру турындагы мөфтият фәрманын үтәү максатында  дәрестә интерактив такта куллану ректор башлангычы. Аны гамәлгә куюда ярдәм итүче “Татнефть” компаниясе. Республикадагы бу беренче тәҗрибәгә ниятләгән һәм үзе дә республикада бердәнбер хатын-кыз мәдрәсә ректоры Энҗе Хәсәншина очрашуда мәдрәсә башлаган башка проектлар турында да тәфсилләбрәк сөйләде.

 

Төбәктәге дини һәм иҗтимагый оешмалар эшчәнлеген даими күз уңында тоткан Ирек Фаррахов чыгышында җирлектә мәчетләрнең  кадрларга кытлык кичерүен билгеләп үтте. “Урсалбаш, Сөләй мәчетеләренә бүген  белемле имамнар кирәк. Озакламый Миннебай һәм Чупай авыллары шул проблема алдында калачак. Мәдрәсәнең беренче санлы бурычы – гыйбадәтханәләрне гыйлемле имамнар белән тәэмин итү”, диде муниципаль район советы башлыгы урынбасары.

 

Ләйләгөл Минаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International