«Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга «хәрби хезмәткәрләр статусы турында» 1998 елның 27 маендагы 76-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә түбәндәге гарантияләр каралган дип хәбәр итә:
- хәрби хезмәттән киткәннән соң өч ай эчендә дәүләт оешмаларында хәрби хезмәткә чакырылганчы эшләгән (алынган) гражданнар өчен шул ук оешмаларга эшкә керү хокукы саклана;
- уку чорында хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга хәрби хезмәттән азат ителгәндә, алар чакырылышка кадәр укыган белем бирү оешмаларында белем бирүне дәвам итү хокукы саклана.
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларыннан хәрби хезмәттән кайтканнан соң эш юк икән, сезнең яшәү урыны буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эш эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез. Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәгенең адресы Герцен ур., 86А йорт, тел. (8553) 32-34-94. Башка мәшгульлек үзәкләренең адреслары Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урнаштырылган.
Хезмәт хокуклары бозылган очракта, элеккеге эш урынында «Халык контроле» мобиль кушымтасы һәм дәүләт хезмәтләре порталы – uslugi.tatar.ru мөрәҗәгать итәргә мөмкин «хезмәт хокукларын бозу, шул исәптән хәрби хезмәттән азат ителгән гражданнар да».