Әлмәтлеләргә "Син супер!" проектының өченче сезоны старт алуы турында хәбәр итәләр

2018 елның 19 октябре, җомга

Россия мәгариф министрлыгы  хәбәр иткәнчә, " НТВ телекомпаниясе» АҖ 2018 елда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар һәм чит гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар (алга таба-балалар   7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалао өчен «Син супер!»дигән бәйге игълан итте. Проектта катнашучыларны сайлап алу берничә этаптан торачак. Әлеге проектта катнашучы балаларның һәм аларны озатып йөрүче затларның яшәү, туклану һәм йөрүен тәэмин итү чыгымнары оештыручылар тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проектта катнашучылар ерактан торып кастинг вакытында сайлап алыначак. Алга таба конкурс Мәскәүдә узачак. Юл йөрү, балалар яшәү һәм туклану чыгымнарын һәм аларны озатып йөрүчеләрне НТВ телеканалы үз өстенә ала. Уку елы вакытында балалар белән гомуми белем бирү программасы буенча дәресләр оештырылды. Проектта психологлар һәм медицина персоналы катнаша.

"СИН СУПЕР! " ХАЛЫКАРА ТЕЛЕВИЗИОН ПРОЕКТЫ НИГЕЗЛӘМӘСЕ»

Конкурсны НТВ телекомпаниясе үткәрә.

Проектта катнашу-үзе турында киң аудиториягә белдерү, илнең иң яхшы педагоглары белән эшләү, онытылмас тәэсирләр алу, яңа дуслар табу һәм үз кумирлары белән танышу мөмкинлеге.

ПРОЕКТНЫҢ БУРЫЧЛАРЫ Дәүләт, тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләрдә тәрбияләнүче талантлы ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны ачыклау һәм аларга һәрьяклап ярдәм итү Ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның иҗатын массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту. Шәхеснең иҗади яктан үз-үзләрен күрсәтү, аларны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру. Конкурста катнашучыларга сәхнә мәйданчыкларына алга таба чыгу мөмкинлеге бирү.

ҮТКӘРҮ УРЫНЫ:

1 нче этап: читтән торып сайлап алу туры

2-5 этаплары: Мәскәү КОНКУРСТА КАТНАШУЧЫЛАР

Вокал сәләтенә ия һәм балалар йортларында, тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләрдә яшәүче талантлы балалар, шулай ук катлаулы гаилә хәле аркасында интернат мәктәпләрдә булган балалар. Проектта Россия, БДБ һәм Балтыйк буе илләреннән ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар катнаша ала. Катнашучыларның яше 7 яшьтән 18 яшькә кадәр (кертеп). Конкурска гаризалар 20.11.2018 кадәр кабул ителә Без РФ законнарын беләбез һәм үтибез, барлык шәхси мәгълүмат белдерелергә тиеш түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International