Әлмәтнең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнарга һөнәри белем бирүне оештыра

2018 елның 19 октябре, җомга

22 октябрьдән «Белгеч» өстәмә һөнәри белем бирүче дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә  «Химия анализы лаборанты» курслары ачыла, «1С:Предприятие» һәм «ЭВМ операторы» курслары Төзүчеләр проспекты, 9А адресы буенча урнашкан Һөнәри көллият базасында узачак.

Уку бушлай, уку чорына стипендия һәм матди ярдәм түләнә.

Тулырак мәгълүмат алу өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең 107 кабинетына яки 8 (8553)32-34-93 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International