Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Клара Булатова исемендәге премия тапшырылды
2012 елның 9 апреле, дүшәмбе
4 апрель көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында беренче тапкыр укучыларга, студентларга шагыйрә, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия бүләге иясе, Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителгән Клара Булатова исемендәге премия тапшырылды.
Бөек затның, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган хөрмәтле укытучының, әлеге институны ачуда үзеннән зур өлеш керткән Клара Булатованың иҗатын олылау, яшь буында аның әсәрләренә карата кызыксыну уяту, аларны рухи яктан тәрбияләү, яшь каләм тибрәтүчеләрне барлау һәм ярдәм күрсәтү Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры, татар җанлы шәхес Ильяс Салахов тәкъдиме белән гамәлгә ашырылган.
– Татарстан иле Клара Булатова кебек фидакарь затлар, шагыйрь- шагыйрәләр, язучылар булганда яшәячәк. Без аны бик хөрмәт итәбез һәм аның нәкъ менә безнең институтта күп еллар дәвамында студентларны тәрбияләве, белем бирүе белән горурланабыз, – диде Ильяс Рәхимҗанович. – Клара апа, искиткеч шигырьләрең белән безне сөендереп тор. Ходай Сезгә озын гомер, сәламәтлек бирсен. Ә бу премияне тапшыруга башлангыч биргәнбез икән, димәк, ул дәвамлы булачак. Аны безнең Сезгә булган рәхмәтләребезне, ихтирамыбызны җиткерү һәм иҗатыгыз алдында баш ию дип кабул итегез.
Әлеге мәртәбәле премия яшьләргә поэзия, проза, драматургия өлкәсендәге иң яхшы әсәрләр, шулай ук Клара апаның иҗаты буенча язылган иң яхшы фәнни эшләр өчен тапшырыла. Быел республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарында урнашкан мәктәпләрдән, уку йортларыннан 158 эш кабул ителгән. Шунысын билгелисе килә, әлеге бәйге беренче тапкыр гына оештырылуга да карамастан, институт җитәкчелеге Әлмәт белән генә чикләнмичә, башка төбәкләрдәге сәләтле балаларны барлауны да максат итеп куйган. Комиссия әгъзаларына иң-иңнәрне билгеләү бик җиңел бирелмәгән. Аларның сүзләренә караганда, авторларның һәммәсе дә әлеге премиягә лаек. Ләкин барлык катнашучыларга да призлы урыннар бирү мөмкин түгел, шуңа да җиңүгә ирешмәгән балалар күңелләрен төшермәсәләр иде. Аларга алдагы елларда да үзләрен сынап карау мөмкинлеге булачак ич.
Кичә барышында укучыларга һәм студентларга “Әдәбият”, “Фәнни эш” номинацияләрендә премияләр тапшырылды. Соңгысы буенча эшләрнең аз булуын исәпкә алып, комиссия 2-6 нчы сыйныф укучылары арасында да “Әдәбият” номинациясе буенча бәйге игълан иткән. Җиңүчеләр үзләренең шигырьләрен, әсәрләреннән өзекләр укып, премиягә лаек булуларын дилилләделәр. Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе укучылары әсәрне хәтта сәхнәләштереп тә күрсәтте. Азнакайның 8 нче мәктәбендә белем алучы 4 б сыйныфы укучысы Р.Хаҗиев гармунда татар көйләреннән поппури уйнап, җыр-моңга да сәләтле булуын исбатлады. Шулай итеп, быел Клара Булатова исемендәге премия белән 16 кеше бүләкләнде. Бәйгене оештыручылар җиңүчеләрне генә билгеләп калмады, ә анда катнашкан һәр кешегә дә диплом тапшырды.
– Минем иҗатым бүгенге көн дәрәҗәсенә күтәрелгән икән, димәк, аның күп өлеше әлеге уку йорты белән бәйле. Институт җитәкчелегенә, шәхсән Ильяс Рәхимҗановичка мин бик рәхмәтле! Иҗат дөньясы ул күңелләрне чистарта, сафландыра. Яңадан тусам да, мин укытучы һәм шагыйрә булыр идем, – диде Клара Булатова.
Ахырдан шунысын да җиткерәсе килә, Ильяс Салахов бәйгедә җиңүчеләрнең шигырьләрен, чәчмә әсәрләрен, фәнни эшләрен тупларга һәм җыентык булдырырга теләүләрен дә ассызыклады. Иҗат дөньясына аяк баскан яшь каләм тибрәтүчеләр өчен бу көтелмәгән яңалык булды һәм аны һәркем шатланып кабул итте.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
“Әлмәт таңнары”
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
3
февраль, 2026 ел
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
22
гыйнвар, 2026 ел
Әлмәт районында сайлаучылар кабул ителә
Әлмәт муниципаль районының авыл Советлары һәм Түбән Мактама поселок Советы депутатлары 2026 елның 28 январенда 17.00 дан 19.00 сәгатькә кадәр җирлекләр Советлары биналарында үз округы сайлаучыларын кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз