Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Егетләр, әзер торыгыз!
2012 елның 6 апреле, җомга
30 март көнне Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Салихов рәислегендә язгы чакырылыш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды. Анда узган елның көзге чакырылыш нәтиҗәләре тикшерелде һәм агымдагысына бурычлар билгеләнде.
Көзге чакырылышта муниципаль районнан 327 ир-егет армия сафларына озатылган. Аларның күпчелеген югары һәм урта һөнәри белем алучылар тәшкил иткән. Хәрби учетта торучылар арасында җинаять җаваплылыгына тарттырылганнары, хөкем ителгәннәре дә байтак һәм алар саны елдан-ел арта бара. Мисал өчен, 2010 елда ирекләреннән мәхрүм ителү сәбәпле 21 кеше хәрби учеттан төшерелсә, 2011 елда – 34 егет. Бүгенге көндә биредә хөкем ителгән 296 кеше исәптә тора. Бу хакта ТР Хәрби комиссариатының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы Р.Сабиров җиткерде. Аның сүзләренә караганда, оешма-предприятие, уку йортлары һәм авыл җирлекләре хәрби хезмәткә чакырылучылар белән максатчан эшчәнлек җәелдерә. Әмма Ватан алдындагы бурычларын үтәүдән качып йөрүчеләр белән эш сүлпәнрәк оештырыла. Бу уңайдан язгы чакырылыш кампаниясен нәтиҗәле уздыруны тәэмин итү буенча уку йортлары җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына бурычлар билгеләнде. Утырыш барышында югары һәм урта махсус белем бирү йортлары ректорлары, директорлары, һәр авыл җирлеге башлыгы комиссия әгъзалары алдында хәрби комиссариатка чакырылган, ләкин вакытында килмәгән, шулай ук солдат шинелен киюдән качып йөргән егетләр турында җавап тотты, кайберләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Әлмәт дәүләт нефть институты, мәсәлән, әлеге юнәлештә иң нәтиҗәле эшләүче уку йортларының берсе санала. Биредә булдырылган “Бастион” хәрби-патриотик клубы егетләрне армиягә әзерләүдә, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный.
Быелгы язгы чакырылыш башкаларыннан кайбер үзенчәлекләр белән аерылып тора. Беренчедән, егетләрне финанс яктан тәэмин итү тәртибенә үзгәрешләр кертелә. Аларга чакырылыш пунктларында беренче тапкыр банк карталары өләшенәчәк һәм ай саен исәп-хисаи счетларына 2 мең сум күләмендә акча күчерелеп барачак. Моннан тыш, җыелма пунктларда армиягә чакырылучыларга “язгы-җәйге чор” булуга да карамастан, кышкы киемнәр дә биреләчәк.
Тагын бер үзенчәлек – быелдан башлап армиягә чакыру кәгазьләрен йортларга барып тапшыру гамәлдән чыгарыла, егетләр чакырылыш башланганнан соң ике атна эчендә хәрби комиссариатка үзләре барырга тиеш – Дәүләт Думасына Федераль Совет тарафыннан шундый закон проекты тәкъдим ителде. Монысы көзге чакырылышта булыр дип көтелә. Вакытында килмәүчеләр исә җинаять җаваплылыгына тарттырылачак.
Утырыш ахырында язгы чакырылыш комиссиясенә бурычлар җиткерелде.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
“Әлмәт таңнары”
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
март, 2026 ел
«Мәрхәмәтле Әлмәт» ТОП-10 Россия Добро.Үзәкләренең яхшылар исемлегенә керде
«Добро.рф Ассоциациясе үткәргән «Добро.Үзәге» Иҗтимагый үсеш үзәкләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә еллык мониторингка йомгак ясалды. Бәяләү нәтиҗәләре буенча. «Добрый Әлмәт» Иреклелекне үстерү үзәге 65 мөмкинлектән 58 балл җыеп, искиткеч нәтиҗә күрсәтте. Бу безнең үзәккә бөтен илдән килгән 747 катнашучы арасында мактаулы 10 нчы урынны алырга мөмкинлек бирде.
Әлмәт районында ел башыннан бирле 158 караучысыз эт тотылган
Саннар үзләре өчен сөйли, ләкин шуны аңлау мөһим: йортсыз хайваннар проблемасының тамыры-кешеләрнең җавапсызлыгында. Ташланган хайваннар азык эзләп көтүгә җыела һәм тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч булырга мөмкин. Сан үрчем хисабына гына түгел, хайваннарның миграциясе аркасында да, шулай ук этләрне «самовыгул»га җибәрүче хуҗалар гаебе белән дә тулылана.
Татарстанда яшәүчеләр ярдәме белән «Почта урманы» үсә
21 мартта бөтен дөньяда Халыкара урманнар көне ― БМОның урманнарны саклау темасына багышланган еллык бәйрәме билгеләп үтелде. Урманнарны саклауга төрле ысуллар белән ярдәм итәргә мөмкин. Мәсәлән, агачларны үзең утыртырга яки экологик программаларга иганә итәргә. Урман җирләрен саклау һәм торгызу буенча татарстанлылар актив катнашкан проектларның берсе Россия Почтасы һәм «Урманны сакла» акыллы урман торгызу сервисы тарафыннан оештырылган.
24
март, 2026 ел
Әлмәттә мәктәпләргә беркетелгән территорияләрнең яңа исемлеге расланды
Әлмәт районы мәгариф идарәсе мәктәпләрне шәһәр һәм район территорияләренә беркетү турындагы актуаль боерыкны раслады. Бу быел мәктәпкә укырга керергә ниятләүчеләр өчен мөһим мәгълүмат.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз