Әлмәт шәһәренең 3 нче поликлиника хезмәткәрләре тарафыннан зур көзге бәйрәм оештырылды

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Әлмәт шәһәренең 3 нче поликлиника хезмәткәрләре тарафыннан зур көзге бәйрәм оештырылды. Бу көнне баш табиб Айдар Габдуллин җитәкчелегендәге зур һәм бердәм коллектив медицина хезмәте ветераннары белән очрашты. Иң элек баш табиб ветераннарны бәйрәм белән котлап үтте. Чараны  поликлиника хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган концерт номерлары бизәп җибәрде. Һәр кунак өчен бу көнне истәлекле бүләкләр әзерләнгән иде. Өстәл табыны артында ветераннар поликлиника эшчәнлеге турында сөйләштеләр, үткән хәтирәләрне искә алдылар. Бирегә килүчеләргә чара бик  ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International