Әлмәттә уку кирәк-яраклары сыйфатын тикшерү буенча "Кайнар линия" эшли башлады

2018 елның 17 августы, җомга

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең балалар һәм мәктәп укучылары товарлары сыйфаты буенча Бөтенроссия кайнар линиясе  эшли башлый. “Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре  кайнар элемтә телефоннары буенча тематик консультацияләр, Россия Федерациясе субъектларында Күзәтчелек федераль хезмәте идарәләрендә һәм консультация пунктларында шәхси кабул итүләр уздыра. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, кайнар элемтәгә мөрәҗәгатьләр яңа уку елына әзерлек белән бәйле. Ведомство белгечләре киемгә, аяк киеменә, ранецларга, уку кирәк-яракларына сыйфатка бәйле таләпләрне аңлаталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International