Халыкны эш белән тәэмин итү департаменты, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2018 нче елның 25 нче июнендә ясалган 12-18/7162 нче номерлы мөрәҗәгатен карап, түбәндәгеләрне хәбәр итә.
2006 нчы елның 29 нчы декабрендә расланган №255-ФЗ номерлы «Сәламәтлек буенча вакытлыча эшкә яраклылыкны югалтканда яки хәл бала табу белән бәйле булган очракта мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында» гы Федераль законның 5 нче өлеше,13 нче статьясы нигезендә, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча, йөклелек һәм бала тапкан очракта түләү өчен, медицина оешмасы тарафаннан больничныйлар кагазьләр рәвешендә, яки (иминләштерелгән затларның язма ризалыгы нигезендә) медицина оешмасы һәм иминиятче эшкә яраксызлык кагазьләрен тутыру буенча уртак мәгълүмати хезмәттәшлек алмашу системасында катнашсалар, квалификацияле медицина хезмәткәрләренең көчәйтелгән электрон имзалары белән имзаланган электрон документ рәвешендә бирелә.
2017 нче елның 16 нчы декаберендә кабул ителгән Рәсәй Федерациясе хөкүмәтенең №1567 нче карарының 1 нче пункты буенча «Иминиятләштерүченең, иминиятченең, медицина оешмаларының, федераль дәүләт социаль-медицина экспертизасының эшкә яраксызлык кагазьләрен электрон документ рәвешендә формалаштыру максатыннан уртак мәгълүмат алмашу системасында катнашу кагыйдәләрен раслау турында» эшкә яраксызлык кагазьләрен формалаштырганда мәгълүмати хезмәттәшлек итүчеләргә түбәндәгеләр керә: иминият компаниясе ( Рәсәй Федерациясе социаль иминият Фонды), иминиятләштерүчеләр(эш бирүчеләр), медицина оешмалары һәм федераль медицина-социаль экспертизасының дәүләт учреждениеләре.
Халыкны эш белән тәэмин итүче дәүләт учреждениеләре (эш белән тәэмин итү үзәкләре) эшсез гражданнарга карата иминиятләштерүче була алмый, шулай ук эшсез гражданнар мәҗбүри социаль иминиятләнүче булмыйлар. Шул рәвешле, эш белән тәэмин итү үзәкләре һәм эшсез гражданнар мәгълүмати хезмәттәшлек итүдә катнашмыйлар һәм, димәк, мәшгульлек Үзәкләрендә эшсезлек буенча исәптә торучы гражданнарга электрон формадагы больничныйлар тутырыла алмый. Халыкны эш белән тәэмин итү Үзәкләрендә исәптә торучы гражданнарга больничныйлар кагазь бланкларда бирелергә тиеш.