2018 елның 10 августында Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1500 бала туу турында акт теркәлде. 23 июль көнне Гайнетдиновлар Ленар Радиф улы һәм Рамилә Радик кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Ясминә исеме кушылды. ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, гаилә башлыгына баланың
беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар. Гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын, бәхетле булыгыз!