Бу берничек тә мөмкин түгел. Заманча насослар һәм җиһазлар ярдәмендә янгын сүндерүчеләр янгынны сүндерә. Янгын киңкүләмле булганда, әлбәттә, су чикле булырга мөмкин. Җитмәгән суны янгын сүндерүчеләр авыл җирлегендә сулыклардан алалар, шәһәрдә исә янгынга каршы махсус сууткәргечкә тоташтырып гидрантлар ярдәмендә суырталар.