Тулаем алганда, 8 августка Әлмәт районында 10 мең 970 гектар мәйданда бөртекле культуралар урылган. Көзге бодай – 8 мең 850, көзге арыш – 1200, арпа – 850, борчак – 70 гектарда урылган. Суктырылган уңыш 27 мең 178 тонна тәшкил итә. Шул исәптән:
- көзге бодай – 22 мең 479 тонна;
- арыш – 2460 мең тонна;
- арпа – 2159 мең тонна;
- борчак – 80 мең тонна.
Район буенча уртача уңыш 1 гектардан - 24,8 центнер чыга.
Агымдагы елда урып-җыю эшләрендә 80 комбайн катнаша.