Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторы Илгизә Курамшина һәм "ЮХК" ГБУ территориаль идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина тарафыннан 1 нче балалар бакчасында “Өлкәннәр, миңа юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтегез” дигән акция уздырылды.
Акциянең максаты – шәһәр халкында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы белемнәр туплау һәм балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.
Балалар бакчасының “Жемчужина” һәм “Волшебники” төркемнәренә йөрүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре тематик плакатлар һәм белешмәлекләр алып үз микрорайоннарына шәһәр халкының игътибарын юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерелгән акциягә чыктылар. Кечкенә әлмәтлеләргә берсе дә битараф кала алмады.