Әлмәттә ТКХ сораулары турында сөйләштеләр

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов рәислеге астында район активы белән киңәшмә үтте. 2018 елның 1 маеннан "Әлмәт җылылык челтәрләре" АҖ башкарма директоры Петр Тумашев билгеләнде.

Марат Гирфанов Әлмәт районының Башкарма комитеты һәм Советының Мактаулы грамотасы белән элек "Әлмәт профессиональ колледжы" директоры булып эшләгән Артур Миннахметовны бүләкләде.

Алга таба торак-коммуналь хуҗалыкта хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту сораулары каралды.

2018 елның гыйнвар-июлендә ТКХ буенча гражданнардан 235 мөрәҗәгать килде. Бу 2017 елга караганда 153кә кимрәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International