Бүген район активы белән эшлекле дүшәмбедә яңа шәһәр прокурорының рәсми таныштыруы үтте. Киңәшмә Әлмәт районы башлыгы Айрат Хайруллин җитәкчелегендә Татарстан прокуроры Илдус Нафиков катнашуы белән узды.
РФ Генпрокуроры Юрий Чайка боерыгы буенча Әлмәт районы прокуроры Дамир Яфизов билгеләнде. Әлеге урында булган Рафаэль Шакиров Татарстан прокуратурасына күчерелде.