4 августта Әлмәттә "Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты кысаларында чаралар узды. «Яшьлек» скверында «Smiley» уен студиясеннән анимацион программа, твистинг буенча мастер-класслар узды.
"Көнбатыш капкалар" микрорайонында шпион квесты узды. "Шамсинур"да «Алтын барс» премиясенең лауреаты Илназ Бах концерты үтте.
Яшьләр үзәге мәйданында "Карбыз вечеринкасы" булды. Ә шәһәр пляжында ачык һава астында "Вверх" мультипликацион фильмы күрсәтелде.