Россиянең күп шәһәрләре велосипедлы хәрәкәтне үстерә. Күп кенә районнар аны һәркөнлек транспорт рәвешендә куллануын телиләр.
Төмәннән эш визиты белән безнең районга делегация килде. Алар безнең районда велосипед хәрәкәтен үстерү тәҗрибәсен өйрәнәләр. Кунаклар түгәрәк өстәл барышында велосипед хәрәкәтен оештыру, инфраструктура төзү, GoBike проекты белән таныштылар.
Әлеге тәҗрибәне Төмән вәкилләре үз шәһәрендә тормышка ашырырга телиләр.