11 августта Әлмәттә Россия спортсменнары катнашуы белән триатлон буенча Россия кубогы һәм Триатлон буенча Федерация Кубогының финалы узачак. Шулай ук "Әлмәт триатлоны" Ачык беренчелеге узачак. Ярышлар үзәге: Шәһәр пляжы, Шевченко урамы.
Ярышлар аркасында 9.00дан 13.00 кадәр Төзүчеләр проспектыннан башлап Г.Тукай проспектына кадәр Шевченко урамы, урамга чыгу урамнары машиналар өчен ябылачак: Маяковский, Шевченко, Грибоедов, Радищев, М. Җәлил, Заслонов, Мәрҗәни, Базовая, Монтажная һәм Булгар.
http://orgeo.ru/event/7144 сайтында өстәмә мәгълүмат табырга мөмкин.